Хәвеф-хәтәр
20 октябрь 2025, 11:08

Дүрт яшьлек малай дустын атып үтергән

АКШТА дүрт яшьлек малай әти-әнисе Текила эчкән арада дустын атып үтерә.

Дүрт яшьлек малай дустын атып үтергәнДүрт яшьлек малай дустын атып үтергән
Дүрт яшьлек малай дустын атып үтергән

Бу хакта ren.tv хәбәр итә.  АКШның Канзас штатында хатын-кызны өч елга хөкем иткәннәр. Бу  аның өендә бала пистолет табып һәм һәм очраклы рәвештә малайны атып үтергәннән соң була.  Фаҗига 16 март иртәсендә булган. Җиде яшьлек Давион Гантер һәм башка берничә кечкенә бала Уичито шәһәрендә 25 яшьлек таша Диллард фатирында була. Бу вакытта хатын-кыз үзе дуслары белән якында гына куелган машинада Текила эчеп утыра.

Дүрт яшьлек малай кухняда яткан Диллард сумкасыннан корылган пистолет тапкан һәм Гантерга аткан. Зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр, ләкин ул дәваханәдә үлгән.

Ачыкланганча, Диллард пистолетны инцидентка кадәр берничә атна алдан сатып алган. Шулай ук башка балалар тәртип сакчыларына элек алар кызгылт-сары уенчык пистолет белән уйнаганнарын сөйләгәннәр, һәм коралны күргәч, ул да уенчык дип уйлаганнар. Суд Диллардка хөкем карарын 16 октябрьдә чыгарган. Ул үзен гаепле дип таныган.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас