+21 °С
Болытлы


Башкортстанда йорт һәм җиде автомобиль янган.
Салават шәһәрендә Пушкин урамында янгын чыккан. 20х15 метр мәйданлы кирпеч йортка һәм лапас астында торган җиде автомобильгә ут капкан.
Янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә килеп җиткән. Әмма ут шалкадәр тиз таралган – ялкын бинаның бөтен мәйданын ялмап алган. Янгын сүндерүдә 30 кеше һәм 6 техника катнашкан.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.