

Әтисе яшүсмер улын Воронеж өлкәсенең М-4 трассасында оныткан.
Гаилә көньяктан М-4 «Дон» трассасы буенча кайтканда адаша. Әтисе машина йөртүчеләрдән юл сорарга туктаган, шул вакытта аның яшүсмер улы машинадан бәдрәфкә чыккан булган.
Әтисе машина га утырып, улының салонда булмавын сизмичә китеп барган. Егет телефонын машинада калдырган, ул түләү постына җәяү барып, килеп чыккан хәл турында хәбәр иткән.
Хезмәткәрләр яшүсмергә туңмасын өчен куртка биргәннәр, бала турында авария хезмәтенә хәбәр итеп, әтисенә шалтыратканнар.
Ир-ат ул вакытка инде 14 км юл үтеп өлгергән, тик улының салонда булмавын диспетчер шалтыратуыннан соң гына белгән.
Чыганак: Татар Today
фото: ясалма фәһем