Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2025, 09:18

Күрәчәк булса...

Уфада мәктәп укучысы  ручканың пластик башы тын юлына китеп,  тончыгып үлә язган.

Күрәчәк булса...Күрәчәк булса...
Күрәчәк булса...

9 яшьлек мәктәп укучысы ашыгыч ярдәм дәваханәсенә  авыр сулау һәм йөткерү белән килгән. Үпкә рентгены берни дә күрсәтмәгән.

Табиблар бронхоскопия - трахея һәм бронхларны карау өчен эндоскопик процедура ясарга булганнар. Ул бронхта ручканың пластик башы булуын күрсәткән.

Чит предметны табиблар инвазив булмаган юл белән алганнар.

Чыганак: Башкирия онлайн

Фото: Минздрав Башкортостана

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас