Хәвеф-хәтәр
15 октябрь 2025, 11:51

Йокларга яткан өчен ут төрткән

Уфалы үзенең иптәш кызына табын вакытында йокларга чыгып киткән өчен ут төрткән.

Йокларга яткан өчен ут төрткәнЙокларга яткан өчен ут төрткән
Йокларга яткан өчен ут төрткән

Икәү табын артында утырганнан соң,  хатын-кыз йокы бүлмәсенә кереп киткән һәм бу аның дустының ачуын чыгарган.

Ул аны уята башлаган һәм  өстенә ягулык сибеп,  ут төрткән. Киемнәре ут капкач, ир-ат аны одеял белән сүндерергә тырышкан.

Берничә сәгатьтән ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан - зыян күрүчене җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып киткәннәр. 45 яшьлек уфалы инде хөкем ителгән булган, хәзер ул  яңадан СИЗОда.

Чыганак: MashBatash

фото: ясалма фәһем

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас