Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2025, 12:43

Үпкәләгән ир хатынына алты тапкыр пычак кадаган

«Кызы күреп торды». Үпкәләгән ир хатынына алты тапкыр пычак кадаган  

Үпкәләгән ир хатынына алты тапкыр пычак кадаганҮпкәләгән ир хатынына алты тапкыр пычак кадаган
Үпкәләгән ир хатынына алты тапкыр пычак кадаган

Башкортстанда яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынын кызы күз алдында үтергән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 8 сентябрендә «Урман» тимер юл станциясе территориясендә 49 яшьлек ир-ат белән хатын-кыз талаша. Алар элек бергә яшәгән булган. Хатын бергә яшәргә теләми, ир шуңа ачулана.

Үпкәләгән ир-ат хатын-кызга кимендә 6 тапкыр пычак кадый һәм качып китә. Бу хәлне хатынның 18 яшьлек кызы күреп тора. Хатын урында ук үлә. Ирне тиз арада тоталар һәм кулга алалар, диелә хәбәрдә.

фото: Автор: Олеся Вильданова (UfaTime.ru), фотобанк СМИ РБ

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас