Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2025, 11:32

Машинасында туңып үлә язган

Башкортстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чиләбе өлкәсендә машина эчендә  туңган водительне коткарган.

Машинасында туңып үлә язганМашинасында туңып үлә язган
Машинасында туңып үлә язган

 Машинаның  бензины беткән һәм водитель үз юлын дәвам итә алмаган. Ул ярдәм сорар өчен, үтеп баручы машиналарны туктатырга тырышып караган, ләкин беркем дә туктамаган.

Ир-ат төн буе салкын машинада утырып чыккан. Иртәнгә бәс белән капланган машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алган. Алар ир-атны патруль машинасына күчереп утыртканнар һәм аны дәваханәгә илткәннәр.

Табиблар аңа көчле өшү диагнозын куйган. Әлеге вакытта аның тормышына берни дә янамый.

Чыганак: Башкирия онлайн

Фото:  Автор: Азамат Абдрафиков, фотобанк СМИ РБ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас