Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2025, 11:39

Ачуы чыгып, танышының фатирына ут төрткән

Бөредә 38 яшьлек ир-ат ачуы чыгып танышының фатирына ут төрткән.

Ачуы чыгып, танышының фатирына ут төрткәнАчуы чыгып, танышының фатирына ут төрткән
Ачуы чыгып, танышының фатирына ут төрткән

Хатын-кыз II төркем инвалид булган һәм янгыннан чыга алмаган. Аның үле гәүдәсен янгын сүндерүчеләр тапкан.

"Тикшерү версиясе буенча, хатын-кызның фатирында ир-ат яшәгән, ул бүлмә алып торган, ә алмашка хуҗабикәгә өй буенча ярдәм иткән һәм аны караган. Алар еш кына талашканнар. 2022 елның 19 ноябрендә чираттагы низагтан соң исерек хәлдә булган ир-ат фатирдан чыгып китә, ә кире кайткач,  хатын-кыз аны кире кертми.

Ул  хатынга ачуы килеп, верандадагы пәрдәгә ут төртә. Зыян күрүченең күршеләре торактан чыгып өлгергән", - дип белдергәннәр Тикшерү комитетында. Сорау алу барышында гаепләнүче гаебен таныган. Якын арада аны сак астына алачаклар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: Башкирия онлайн

Фото: Автор: Розалия Хисаева, фотобанк СМИ Рб

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас