

Фаҗига 4 октябрьдә төнге сәгать өчтә була. Аитово – Бишбүләк юлының өченче чакрымында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 24 яшьлек Lada Priora водителе юлда торган атка бәрелә.
Ат белән бәрелешкәннән соң машина кюветка төшеп, әйләнә. Машина йөртүче һәм аның 17 яшьлек ике пассажиры, егет белән кыз, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук һәлак була.
Юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем, Эчке эшләр министрлыгы криминалистлары һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Авария факты буенча тикшерүне прокуратура үткәрә.
Чыганак: Башкирия online телеграм каналы