

Бу хакта «Начар хәбәрләр» телеграм-каналында хәбәр иттеләр. Ире, вахтада эшләгәндә, сөйгәненә тугрылыгына шикләнә һәм вакытыннан алда өенә кайта.
Ул шкафка кереп качып, хатынының сөяркә белән кайтуын көтә. Әмма, хатын ирен табып, тавыш чыгара. Низаг вакытында көнләшүдән акылдан язган ир хатынын үтерә, аннан үзенә-үзе кул сала. Аларның гәүдәләрен уллары тапкан. Туганнары хәбәр иткәнчә, 33 яшьлек Алина еш кына ире белән аның көнчелеге аркасында талашкан һәм аерылышу турында уйлаган. Гаиләнең ике улы калган.
Чыганак: RZN.info
Фото: Плохие новости 18+