

Ул егетнең гәүдәсен күмеп, Дубайга качып китмәкче булган. SHOT ачыклаганча, 49 яшьлек Рәмис Абдулкадиров 19 яшьлек егет белән сүзгз килгән. Башта ул аның әнисе белән күпмедер вакыт очрашып йөргән. Шамил исемле егет, танышлары сүзләренчә, әнисеннән бу мөнәсәбәтләрне туктатуны таләп иткән.
Чираттагы низаг вакытында Рәмис һәм аның 28 яшьлек улы Рамазан Шамилне каты кыйнаганнар. Ә аннары мәетне шәһәр читенә алып чыгып, анда аны җинаять эзләрен яшерү өчен күмгәннәр. Рәмис Абдулкадиров улы белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очарга тырышып караган, ләкин аларны аэропортта тоткарлаганнар. Хәзер алар күрсәтмәләр бирә. Аларга гомерлек җәза яный.
Билгеле булганча, 49 яшьлек тренер 2023 елга кадәр «Компромисс» спорт мәктәбе директоры булган.
Чыганак: SHOT телеграм каналы