

Инцидент кичә Ярославль шоссесында булган. SHOT мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Мария эштән чыккан, юлны кичкән һәм тукталышка якынлашкан. Шул вакыт трасса буйлап барган йөк машинасының тәгәрмәче өзелеп кызның башына килеп бәрелә һәм аны хәтта ерак арага чөеп җибәрә.
Шаһитлар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Мария аңына килмичә һәлак булган. Йөк машинасы водителе һәлакәттән соң урыннан китмәгән. Авария хәлләре ачыклана.
Һәлак булучы кияүдә булмаган, балалары юк. Ул инженерлык челтәрләрен монтажлау, ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү компаниясендә эшләгән булган.
Чыганак: SHOT телеграм каналы