Хәвеф-хәтәр
2 октябрь 2025, 16:43

Фатирында җыйган чүплектән чыга алмаган

Әллә нинди сәер кешеләр бар арабызда...

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннәнУфаның гражданнарны яклау идарәсеннән
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән

Уфада  62 яшьлек хатын фатирында еллар буена җыйган чүп-чар арасында күмелеп калган.

Ул чак-чак коткаручыларга шалтырата алган. Шалтырату буенча килгән  коткаручылар төшереп алган фотосурәтне башкаланың гражданнарны яклау идарәсе бастырып чыгарган.

Пенсионер хатын үз фатирында әсирлектә калган һәм ярдәмгә чакырган. Аның  чыгуына тимер ишек һәм  ишек төбендәге түшәмгә кадәр өелгән чүп-чар өеме комачаулаган.

Коткаручылар  ишекне җимереп ачканнар. Пенсионер хатынга берни булмаган, ә менә аның күршеләре түзә алмаслык сасы искә ничек чыдый икән...  

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас