Хәвеф-хәтәр
1 октябрь 2025, 20:30

Башкортстаннан Төркиядә ял итүчеләр авариягә очраган

Якташларыбыздан зур суммада акча таләп итәләр, ди. 

"Мой Башкортостан" порталы."Мой Башкортостан" порталы.
Фото:"Мой Башкортостан" порталы.

Төркиянең Аланья шәһәрендә Башкортстан туристлары утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. “Мой Башкортостан” порталы хәбәр итүенчә, Русия туристларын утырткан автобус икенче маршрутка белән бәрелешкән.

Башкортстаннан булган гаилә башлыгы җитди җәрәхәтләр алган. Якыннары сөйләвенчә, аның 6 кабыргасы сынган, үпкәләре, башы һәм талагы җәрәхәтләнгән. Ир-ат янәшәсендә дәваханәдә –  хатыны. Гаиләне отельдән чыгарганнар, әмма икенче бер русияле хатын бу гаиләнең кызларын үзенә сыендырган.

Бүген Аланьядагы шәхси клиника Башкортстан туристларыннан  күрсәткән хезмәтләр өчен 4 миллион сум акча түләүне таләп итә. Имгәнүчеләр бу мәсҗәләне хәл итүдә Төркия ягыннан ярдәмгә өметләнә. БРның Тышкы икътисади бәйләнешләр министрлыгында документларның дипломатик органнарга юнәлтелүен белдергәннәр. Каза күргән гаиләгә киңәшләр биргәннәр.

“1 октябрьгә бу хәл буенча консуллыкка мөрәҗәгать әле каралу стадиясендә", – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Бүген Нефтекама туристларының туганнары хәйрия акчалары җыюны башлап җибәргәннәр.

"Авария вакытында дәүләт клиникасында урын булмаган. Алар барлык зыян күрүчеләрне дә кабул итә алмаган. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм аларны операция бүлмәләре булган шәхси клиникаларга илткән. Анда да, югалып калмыйча, бәла-казага очраган  туристлар исәбеннән акча эшләргә уйлаганнар. Страховка компаниясе медицина чыгымнарын түләүдән һәм нинди дә булса документларга кул куюдан баш тарта. Ә клиника көн саен талый һәм  4 млн сумнан артык акча түләүне таләп итә", – дип сөйләгән туристларның туганы Наталья.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас