Якутиядә ике атна элек трактор астында калып үлгән 8 яшьлек кыз баланы җирләүне янә күчергәннәр.
19 сентябрь көнне кыз бала авыл хуҗалыгы техникасының тәрәзәсеннән егылып төшеп тапталган. Авылда морг булмаганлыктан баланың гәүдәсен суыткыч өйгә (төньяк төбәкләрдә азык-төлек бозылмыйча саклана торган махсус бина) куеп торганнар. Бу вакыт эчендә судмедэксперт карамыйча, сабыйның мәетен әти-әниләренә бирмиләр. Ә судмедэксперт һава торышы бозылу сәбәпле һаман бу авылга килә алмый, ди.
Үлгән кыз баланың туганнан туган абыйсы Петр Петров сүзләренчә, туганнары килеп туган бу хәлдә бюрократияне гаепли. Иң элек тикшерү төркеме Юкагир авылына субсидияле авиабилетлар булмаганга күрә килә алмый, ә судмедэкспертны коммерцияле рейс белән җибәрү карары кыз бала үлеп берничә көннән соң гына кабул ителгән.
“Тик ул барыбер Якутскидан оча алмады, чөнки “Якутия” авиакомпаниясе рейсларны туктаусыз күчерде. Шул ук вакытта “Полярные авиалинии” һәм “ИрАэро” авиакомпанияләре, киресенчә очтылар. Хәзер судмедэксперт Депутатскидан Юкагирга кар яву сәбәпле очып килә алмый”, – дип сөйләгән Петр Петров.
Ир-ат очышлар өчен хәвефсез һава торышы 2 октябрьдә булачак дип өстәгән. Бу көнне судмедэксперт Юкагирга очып килә алыр дигән өметен белдергән ул, чөнки аннары һава торышы ким дигәндә тагын бер атнага бозылачак икән...
Чыганак: lenta.ru