Хәвеф-хәтәр
30 сентябрь 2025, 05:50

Мәхәббәт яндыра да, көйдерә дә...

Пермь өлкәсендә хатын-кыз көнчелектән элеккеге иренең өенә ут төрткән...  

Мәхәббәт яндыра да, көйдерә дә...Мәхәббәт яндыра да, көйдерә дә...
Мәхәббәт яндыра да, көйдерә дә...

Пермь өлкәсендә  «Гомумкуркыныч ысул белән кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаять кылучы – элеккеге ире яшәгән йортка ут төрткән хатын-кыз. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Вести.Ру».Тикшерү мәгълүматларына караганда, 37 яшьлек хатын-кызны җинаятькә көнчелек этәргән. Ул төнлә элеккеге ире яшәгән йортка ут төртертә булган. Нәтиҗәдә өйнең верандасы һәм түбәсе янып беткән.

Соңрак ачыкланганча, янгын вакытында ир-ат өйдә булмаган.

Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: Вести.Ру

Фото: СУ СК РФ по Пермскому краю

Автор:
Читайте нас