Хәвеф-хәтәр
30 сентябрь 2025, 06:11

Архангель районында исерек комбайнчыны тоткарлаганнар

Исерек машина йөртүчеләр хакында сез дә хәбәр итә аласыз!

Архангель районында  битараф булмаган гражданин, полицейскийларга шалтыратып, Архангел авылының урау юлыннан New Holland комбайннарында  китеп барган бер водительнең исерек булуын хәбәр иткән.

Җирле юл-патруль хезмәте инспекторлары хәбәр ителгән урынга барган, бу мәгълүмат дөрес булган. Бер 58 яшьлек комбайнчының аек булмаганлыгы ачыкланган. Икенче водительнең “права”сы булмаган.

“Ике ир-атка карата административ протоколллар төзелде. Моннан тыш, исерек хәлдә комбайн белән идарә итүгә рөхсәт биргән өчен юридик затка карата административ тикшерү кузгатылды”, –  дип хәбәр итте үзенең социаль челтәрләрендә республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Чыганак: bashinform.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас