

Җомга көнне кич белән Башкортстанның Дәүләкән районында Казангул-Соколовка юлының бишенче чакрымында мәктәп автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте турында язган идек. Авария нәтиҗәсендә бер кеше урында һәлак була, тагын бишесе җәрәхәтләр ала, шуларның дүртесе – балалар.
Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә дәваханәгә салалар. Булган факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Бүген аңына килмичә биш яшьлек бала үлгән. Хәзерге вакытта өч пациент уртача авырлыкта, берсенең хәле – нык авыр.
Кич ул РДКБ балалар хирургиясе бүлегенә санавиация белән китерелгән.
чыганак: Башкирия online
Фото: ГАИ Башкирии