Хәвеф-хәтәр
28 сентябрь 2025, 20:05

Таиландта русияле турист хатынны коллыкка сатканнар

Чит ил дип күпләрнең аңы томалана шул...

Русиядән Таиландка килгән турист хатынны урлаганнар һәм Мьянмага коллыкка сатканнар.

Ул Бангкокка Читадан килгән. Чыганак мәгълүматы буенча, ул бер Телеграм-каналда билгеле курортта модель эше турындагы игъланга тап булган. Әмма Таиландка килү белән аны Мьянма чигендәге махсус лагерьга алып китүләре ихтимал. Анда, дөрес булса, кешеләрне 16шар сәгать эшләргә мәҗбүр итәләр –  гадәттә, мошенниклык белән шөгыльләнергә һәм акча таларга мәҗбүр итәләр.

Якташыбызның танышы сөйләвенчә, тыңлашмаган һәм ризасызлык белдергәннәрне чыбыркы белән кыйныйлар һәм органнарга сатарга яныйлар. Югалган хатынның танышы сөйләвенчә, урлаучылар хатынны азат итәр өчен 15  мең  доллар акча сораган, әмма бу лагерьдан чыга алса да, ул илдә визасыз 60 көн булганга күрә миграция хезмәте белән проблемаларга дучар булырга мөмкин...

Телеграм-каналлар язуынча, русияле хатын – һаман коллыкта, әмма ул башкача элемтәгә чыкмаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас