Хәвеф-хәтәр
29 сентябрь 2025, 10:55

Шевроле Нива водителе аюны тапаган

Мраково-Морадым юлында  «Шевроле Нива» йөртүчесе аюны тапаган  һәм һәлакәт урыныннан качкан.

Шевроле Нива водителе аюны тапаганШевроле Нива водителе аюны тапаган
Шевроле Нива водителе аюны тапаган

Табигатькә китерелгән зыян 60 мең сум тәшкил иткән. Үлгән аюның түшкәсен утильләштергәннәр. Юл буена ул  көнбагыш ашарга чыккан дип фаразлыйлар.

Башкортстан Экология министрлыгында тәүлекнең караңгы вакытында, кыргый хайваннарның активлыгы арткан вакытта, тизлек режимын саклау мөһим, дип искә төшерәләр. Аварияләр вакытында дәүләт автоинспекциясенә шалтыратырга кирәк. Әгәр автолюбительнең ОСАГО полисы булмаса, аңа зыянны үзе капларга туры киләчәк. Зыян күргән малга  якынлашу һәм вакыйга урыныннан качып китү катгый тыела, чөнки мондый гамәлләр закон тарафыннан ел ярымга кадәр хокукларыннан мәхрүм итүгә яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга кадәр җәзалана.

Чыганак: Баш ДТП

Автор:
Читайте нас