

Ленинград өлкәсендә суррогат алкоголь белән кешеләр агуланып үлгән. Сланцы шәһәрендә ким дигәндә җиде кеше үлгән. Ике кеше авыр хәлдә – дәаханәдә.
Әлегә ачыклануынча, суррогат алкогольне 78 яшьлек Николай Б. саткан. Аның өеннән шешәләр һәм 10 литрлы канистралар тартып алынган. Агуланучылар исемлегендә аның хатыны да бар. Пенсионер кулга алынган. Саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Агулану очраклары күрше Гостицы авылында да теркәлгән.
SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, суррогат хәмерне югарыда язылган пенсионерга балалар бакчасында эшләүче 60 яшьлек хатын китергән. 60 яшьлек Ольга С. – Сланцы шәһәре балалар бакчасында эшләүче укытучы-дефектолог. Ул Гостицы авылына суррогат алкоголь ташыган, Николай аны бар авылга саткан.
Тәүге агулану очраклары 24 сентябрь кичендә теркәлгән. Сланцы район дәваханәсенә 54 яшьлек Юрийны китергәннәр. Медиклар аны коткара алмаган, берничә сәгатьтән ул үлгән. Шул ук вакытта диярлек Гостицы авылында 69 яшьлек Борис гомере өзелгән. Икенче көнне тагын 5 үлем очрагы теркәлгән. Өч кешене хастаханәгә алып килгәннәр.
SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча тагын бер кеше суррогат алкоголь эчеп агуланган. Ул – 75 яшьлек хатын. Пенсионер хатын ире сатып алынган хәмерне эчеп караган һәм авыр хәлдә дәваханәгә эләккән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Кеше гомерләрен кыйган көмешкәне бутлегерлар аракыдан калган шешәләргә коеп саткан. 0.5 литры 100 сум торган.
Көмешкәне Сланцы балалар бакчасында укытучы-дефектолог булып эшләгән Ольга С. куган. Менә инде 10 ел чамасы ул куган көмешкәсен 78 яшьлек Николай Бойцовка ташыган. Ул саткан. Әлегә фаразлауларынча, соңгы партия көмешкәне педагог ашыгып куган һәм беренче фракцияне начар чистарткан.
Биш ел элек Бойцовны лицензиясез сату итүе өчен штарфка тарттырган булганнар. Ул вакытта Боцовның арадашчы булуы ачыкланган. Сланцы шәһәр суды аңа 2000 сум штраф язган.
P.S. Суррогат алкогольдән барлыгы 19 кеше үлгән дип язып чыкты SHOT Телеграм-каналы 14.00 сәгатьтә. Аларның үлем сәбәбе – метанол белән агулану.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.