Хәвеф-хәтәр
26 сентябрь 2025, 05:35

Бишенче сыйныф укучысы алтынчы этаждан сикергән

 Бишенче сыйныф укучысы Санкт-Петербургтагы алтынчы кат тәрәзәсеннән сикергән, дип хәбәр итә «Mash на Мойке».

Бишенче сыйныф укучысы алтынчы этаждан сикергәнБишенче сыйныф укучысы алтынчы этаждан сикергән
Бишенче сыйныф укучысы алтынчы этаждан сикергән

Кыз Мечников урамындагы йортта балконнан сикергән. Аныңд  берничә кабырга, умыртка сөяге сынган, баш сөяге –ми җәрәхәте, үпкә, йөрәк һәм башка эчке органнары имгәнгән. Аны авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр, хәзер мәктәп укучысының тормышы өчен табиблар көрәшә. Telegram-канал мәгълүматлары буенча, инцидент зыян күрүченең әнисе белән низагтан соң килеп чыккан.Әнисе мәктәптә начар тәртибе өчен кызның телефонын алып куя. Ул өенә кайткач, балкон ишеген ачылоу тавышын ишеткән, ә аннары кызны йорт тәрәзәләре астында тапкан. Тикшерү бара.

Моңа кадәр Петербургта укучы егет дустына «прикол» күрсәтергә тырышып караган һәм шулай ук тәрәзәдән сикергән.

Чыганак: «Mash на Мойке»

Автор:
Читайте нас