

Чиләбедә яшәүче хатын ашказанын кечерәйтү буенча түләүле операциядән соң комага киткән.
Комага киткән хатынның кызы әнисенең ашказаны резекциясенә артык симез гәүдәле булу аркасында җөрьәт итүен сөйләгән. Ул югары кан басымыннан, тын кысудан һәм төнге апноэдан (йоклаганда тын алудан туктау) җәфаланган.
Операция бәясе 250 мең сум торган. Процедурадан соң хатын үзенең 61 яшьлек әнисен аңында күрмәгән. “Күчергәндә нидер булган һәм ул комага киткән. Ахырда моның кислород җитешмәү сәбәпле булуы ачыкланган, әнием гипоксиягә дучар булган”, – дип аңлаткан әнисенең хәлен кызы.
Ул дәваханәдән операция өчен акчаларны кайтаруны таләп иткән, әмма җитәкчелек баш тарткан. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында исә страховка компаниясе авыру хатынга ярдәм күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча экспертиза башлаган, дип ышандырганнар.
Чыганак: lenta.ru