Хәвеф-хәтәр
24 сентябрь 2025, 10:19

14 яшьлек бала мәктәптә укытучыга ташланган

Инклюзив белем алу системасының хаталары түгелме бу?

Түбәнге Новгородта 14 яшьлек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучысы укытучыга ташланган. Бу хакта Ni Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

56нчы санлы мәктәп укытучысы 4 бишенче сыйныф укучысын тәнәфестә класска алып кергән. 14 яшьлек малайда агрессия өянәкләре башланган – ул бертуктаусыз кулларын болгаган, укучыларга ташланган, стендны аударган. Укытучы үзе белән балаларны каплаган, әмма котырынган бала аның йөзенә суккан һәм ул, егылып, башын бәргән.

Укытучының баш мие селкенгән, аны больничныйга җибәргәннәр. Тикшерүчеләргә ул бернинди дәгъвам да юк, дип белдергән, әмма ул сыйныфта эшләүдән баш тартуын хәбәр иткән.

Психик авырулы баланың әти-әнисе улларының шулай ара-тирә  өянәкләре булуын раслаган. Алар малай дарулар эчә, дип ышандырган.

Ә менә сыйныфтагы укучыларның кайсыбер ата-аналары балаларын мәктәпкә йөртергә курка башлаган.

 Сәламәтлек мөмкинлекләре нинди булуга карамастан балалар барысы бергә мәктәптә белем алырга хокуклы (инклюзив белем алу системасы) дип сөйлиләр дә ул, тик менә шундый очраклар инклюзиянең яхшылап уйланылмаганлыгын күрсәтә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас