

Бүген төнге сәгать өчтә Нукай авылында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторлары хезмәт барышында мәктәп автобусын туктата. Водитель белән аралашканда юл-патруль хезмәте инспекторлары аның исрек булуын ачыклый. Тикшерү вакытында прибор ир-ат организмында 1,170 мг/л алкоголь күрсәткән. Шул ук минутта мәктәп автобусын йөртүче идарәдән читләштерелә. Аңа карата транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен административ хокук бозу турында материал төзелдә. Автобус салонында пассажирлар булмаган. Транспорт штрафстоянкага урнаштырылган. Чыганак: Баш ДТП