Хәвеф-хәтәр
18 сентябрь 2025, 16:53

Ял иткәндә яра алган

Ир-ат башы белән көймә винтына эләккән

Ял иткәндә яра алганЯл иткәндә яра алган
Ял иткәндә яра алган

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгына югары Биккуҗа авылы янындагы Йомагуза сусаклагычында 35 яшьлек ир-ат хәрәкәт итүче шәхси резина моторлы көймәсеннән егылып төшеп винт астына эләгүе турында хәбәр килде. Зыян күрүче баш ярасы белән Күмертау шәһәренең үзәк район хастаханәсенә китерелә. Урында Руссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, медиклар һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Чыганак: Баш ДТП

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас