Ростов өлкәсендә шәхси йорт ихатасында вольерда асралган бүре күрше баласына ташланган һәм аны тешләгән. Бу хакта “360.ru” хәбәр итә.
Бу хәл Гуково шәһәрендә теркәлгән. Өченче класста укучы малай дуслары белән уйнарга чыгам дип әнисеннән сорап киткән. Балалар бергә ихаталарында вольерда бүре тоткан күршеләренә кергән. Кыргый җәнлек вольердан чыккан һәм балага һөҗүм иткән.
“Бала белән бар да әйбәт. Бүре бездә яшәми иде, күршеләрдә. (...) Аркасы, аяклары тешләнгән, йөрәге тирәсендә дә бер тешләгән эз бар, иңсәсе, колагында да”, – дип сөйләгән укучы малайның әнисе.
Чыганак: lenta.ru