Хәвеф-хәтәр
18 Сентября 2025, 07:57

“Газпром нефтехим Салават” предприятиесенә БПЛА һөҗүм иткән

Куркыныч заманда яшибез...

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Газпром нефтехим Салават”ка террористик һөҗүм турында хәбәр итте. Аның  сүзләренчә,  самолет тибындагы ике беспилотник предприятиегә һөҗүм иткән. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.

“Пассив һәм актив саклау чаралары эшләде, предприятие сагы каршы ут ачты. Күрелгән зыян дәрәҗәсен ачыклыйбыз. Әле янгынны сүндерәбез. Барлык хезмәтләр дә эшли”, – дип хәбәр итте төбәк Башлыгы.

Соңрак Радий Хәбиров бу хәлнең нечкәлекләре турында хәбәр итәчәген җиткерде.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас