Хәвеф-хәтәр
15 Сентября 2025, 20:13

Уралда мәетләрне ашаучы аюны төшереп алганнар (ВИДЕО)

Бу хәбәрдән чәчләр үрә торырлык!

Mash  Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash  Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Чиләбе өлкәсенең Уреньгин зиратында мәетләр ашаучы аю барлыкка килгән. Кыргый җәнлек, дистәләгән каберләрне ботарлап, мәрхүмнәрнең калдыкларын ашаган.

Егерьлар һәм аучылар Златоустның барлык зиратлары буйлап аюны эзли башлаган – Экология министрлыгы моңа рөхсәт биргән. Әлегә җәнлекне таба алмаганнар.

Кызганычка каршы, бу илдә аюларның мәетләр калдыкларын ашауның беренче очрагы түгел. Август ахырында бер аю шулай ук Хабаровск краеның Солнечный поселогында каберләрне чокып, мәрхүмнәрнең калдыкларын ашаган иде. Анда зиратны 30 сентябрьгә кадәр яптылар.

Чыганак: Mash  Телеграм-каналы.  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас