Хәвеф-хәтәр
13 сентябрь 2025, 17:11

Өч бала тәрәзәдән чыккан

Белорет районында төнлә йорт янган: әти-әниләре һәлак булган, аларның балалары йорттан чыгып өлгергән.

Өч бала тәрәзәдән чыкканӨч бала тәрәзәдән чыккан
Өч бала тәрәзәдән чыккан

Ломовка авылының Пролетар урамында күп балалы гаилә яшәгән бүрәнә йорт яна башлый. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндерә. Янгын сүндерүгә 14 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителә. Янгын вакытында йортта биш кеше булган. 2009, 2016 һәм 2019 елгы балалар тәрәзә аша чыкканнар. Әти-әниләре,кызганычка каршы, һәлак булганнар. Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем, янгын сынау лабораториясе эксперты һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли. Чыганак : БашДТП

Өч бала тәрәзәдән чыккан
Өч бала тәрәзәдән чыккан
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас