

Кытайда бер укучы малай 14 сәгать рәттән өйгә эш әзерләгән һәм кул-аяклары селкенмәс дәрәҗәгә җитеп, дәваханәгә эләккән. Бу хакта South China Morning Post хәбәр итә.
Хунань провинциясенең Чанши шәһәрендә Лянлян исемле 11 яшьлек малай иртәнге сәгать 8дән төнге 10га кадәр бер тәнәфессез җәй чорына бирелгән өйгә эшне әзерләгән. Шулкадәр озак укырга аны әти-әнисе мәҗбүр иткән. Озак вакыт дәрес әзерләгән Лянлянның тын алуы ешая, башы әйләнә башлый һәм аяк-куллары ойый. Лянлян келәшчәләрне хәтерләткән учларын бер-берсеннән каерып ычкындыра алмаган, аны хастаханәгә салганнар.
Дәваханәдә малайга респиратор халәт диагнозы куйганнар, бу халәтне үпкәләрнең гипервентиляциясе (Үпкәләрнең гипервентиляциясе (гипервентиляция синдромы, ГВС) – тын алу артык еш һәм тирән була торган халәт, бу очракта канда кислородка дәрәҗәсе арта, ә углекислый газ дәрәҗәсе, киресенчә, кими. – Авт.) тудырган, катлаулы очракларда ул үлемгә китерергә мөмкин.
Чанши дәваханәсенең педиатрия бүлеге директоры Чжан Сяофо сүзләренчә, августта бүлек шундый симптомнар белән 30 үсмерне кабул иткән – башка айлар белән чагыштырганда бу 10 тапкыр күбрәк.
Чыганак: lenta.ru