

Приморье краеның Чугуевка авылында 15 яшьлек укучы малай үлеме алдыннан укытучыга үзен начар хис итүгә зарланган.
Мәрхүм үсмернең сыйныфташлары сүзләренчә, класс җитәкчесе үсмергә тагын бер дәрес утырырга кушкан. “Укытучы мәктәпкә табиб килгәнче, сәгать 9га кадәр утырырга кушты. Беренче дәрестән соң без аңардан хәлең ничек дип сорадык, ул: “Бар да әйбәт”, – диде. Һәм без тынычландык”, – дип сөйләгән бу хәл турында бер бала.
Киләсе дәрескә звонок шалтырагач, балалар кабинетка кергән һәм моңа кадәр үзен начар хис иткән малайның партага ятып, ыңгырашуын, авызыннан селәгәе агуын күргәннәр. “Без аңа шунда ук ярдәмгә ташландык, су бирдек, аны һушына китерергә тырыштык, әмма ул аңын җуйды. Аннары теле агаруын күрдек, ә ул үзе зәңгәр төскә керә башлады”, – дип фаҗигане искә ала укучылар.
Чакыртканнан соң 15-20 минуттан соң гына килгән ашыгыч ярдәм медикларына кадәр укытучы да үсмернең йөрәгенә массаж ясап караган. Соңрак үсмернең йөрәге чирле булган, дигәннәр.
Үсмернең дәрес вакытында үлүе турында 9 сентябрьдә билгеле булды. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: lenta.ru