

Уфада 26 яшьлек кыз стоматологка барып теш дәвалаганнан соң эчәклегендә энә тапкан. Бу хакта Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.
Яшь хатын стоматолог кабинетыннан чыккач та үзен начар хис иткән. Ул хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Анда аңа рентген ясаганнар һәм ят җисем тапканнар.
Медиклар сүзләре буенча, энә пациент хатынның гәүдәсенең аскы өлешенә төшкән. Стоматолог исә яшь хатынның авыз куышлыгында бернинди инструментлар да калдырмадым, дип ышандырган.
Ничек булса да яшь хатынны операция көтә инде...
Чыганак: lenta.ru