

Мәскәүнең төньягында элиталы торак комплексның күп катлы йорт тәрәзәләре астында яшәү билгеләре булмаган табиб-педиатр гәүдәсен тапканнар. Ашыгыч ярдәм бригадасы әлеге торак комплексның 18нче катындагы фатирга чакыру буенча килгән.
Консьерж педиатрның фатирга кергәнен күргән.
Соңрак бу хакта “Медицинская Россия” порталы язып чыккан. Басма хәбәре буенча, медик гади гаиләгә чакыру буенча килгән, баланы караганда бернинди сәер хәл булмаган. Кайсыбер мәгълүмат чаралары педиатр үлеменә берничә минут кала әнисенә шалтыратыр өчен телефонын алган дип язып чыккан, әмма бу версия дөрескә туры килмәскә мөмкин, ди.
“Гап-гади гаилә: әти-әни, бала. Бала бер тапкыр коскач, медикларны чакыртканнар, бу очракта ашыгыч ярдәм кирәкмәгән дә инде... Фельдшер сүзләренчә, табиб телефонын кесәсеннән алмаган. Табиб балконга чыккан, аннары ни булганын беркем белми”, – дип язган “Медицинская Россия” порталы.
Чыганак: lenta.ru