

Республика фтизиопульмонология үзәге шәфкать туташы Рәисә Пасашкова – Бәләбәй районы Приютово авылыннан. Ул иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә күршеләренең мунчасы янып киткәндә улы белән бергә өйдә була.
Егет, бер секунд та уйлап тормыйча, биек койма аша сикереп чыга һәм капканы ача. Пасашковлар йоклап яткан күршеләрен уятып, янгын сүндерүчеләр килгәнче ялкынны үз көчләре белән сүндерә башлый.
Әни
һәм улның тиз арада эш итү нәтиҗәсендә күршеләре зыян күрми.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Рәисә Пасашкованы дүрт ул тәрбияли дип белдерделәр.
Чыганак: Башкирия онлайн телеграмм каналы