

Калининградта 10 яшьлек малай һәм аның сеңлесе әти-әниләрен уята алмаган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу хакта җирле “Клопс” басмасы, төбәкнең махсус хезмәтләренә сылтанып, язып чыккан.
“112” хезмәтенә 7 сентябрь кичендә шалтыратканнар. Адрес буенча килгән медиклар кроватьта яшәү билгеләре булмаган 40 яшьлек ир-атка һәм клиник үлем халәтендәге 39 яшьлек хатын-кызга тап булган. Нәтиҗәдә табиблар реанимация чаралары үткәргәч, балаларның әнисе күзләрен ача башлаган. Әле хатын комада, ди. Шул ук вакытта ир белән хатынның балалары сәламәт булган.
Вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Чыганак: lenta.ru