Хәвеф-хәтәр
8 сентябрь 2025, 08:31

Күпердән чыгып очкан водительне эзлиләр (ВИДЕО)

Ул коточкыч югары тизлектә хәрәкәт иткән. 

Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

БРның дәүләт автоинспекциясе хәбәре буенча, 7 сентябрь  иртәсендә  Уфа – Яңавыл автомобиль юлының 163нче километрында Җитез Танып елгасы аша күпер төзелеше участогында Калтасы районында яшәүче ир-ат “ВАЗ-2112” руле артында күпер опалубкасына бәрелгән дә суга төшеп киткән. Бу вакытта машинага ут капкан. Елга ярында машинаның бамперы, дәүләт номеры һәм шиналар эзләре калган.

Телеграм-каналлар башта  37 яшьлек водительне исән, аны хастаханәгә алып киткәннәр дип язганнар иде. Әмма бүген рәсми чыганаклар ир-атны һәм аның машинасын икенче тәүлек дәвамында водолазлар эзли, дип язды. Коткару хезмәте 100 кв. м. акваторияне тикшереп чыккан, 15 кв.м. участокны махсус җиһазлар белән тикшергән, әмма әлегә уңышсыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас