Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2025, 16:08

“Альпинист өчен тауларда калу – зур дәрәҗә”

Сине инде коткармаячакларын, тиздән үләчәгеңне аңлау бик куркынычтыр ул...

Кыргызстанның Тянь-Шань тауларындагы Җиңү пигыннан төшкәндә имгәнгән альпинист хатын Наталья Наговицина турында язып чыккан идек. Бүген көндез Натальяның палаткасына табан аның исәнме, түгелме икәнен белер өчен янә дрон очырганнар. Дрон палатка өстендә 7 минут тирәләп очкан, әмма бу  вакыт эчендә Наталья Наговицина үзенең исән икәнлеген  берничек тә белдермәгән.

47 яшьлек русияле альпинист хатын Җиңү пигында  инде 21 көн: 12 августта 7200 метр биеклектә аягын сындыргач, ул хәрәкәтләнә алмас булган.  

Хатынны берничә тапкыр коткарып карадылар: вертолетта очкан МЧС коткаручылары имгәнде, Италиядән альпинист Лука Синигалья һәлак булды.  

Наговицинаның улы Михаил сүзләренчә, Наталья гомерен тауларда тәмамлауны зур дәрәҗәгә санаган... 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас