Хәвеф-хәтәр
1 сентябрь 2025, 11:30

Укучы кыз мәктәп линейкасында үлгән

Белем көне кайгыга әверелгән...

Фаҗига бүген иртән Чердаклы районының Октябрьский поселогында теркәлгән. 12 яшьлек кыз Октябрьский авыл лицеенда линейка вакытында үзен начар хис иткән.

Шаһитлар сүзләренчә, балага су биргәннәр һәм медпунктка озатып куйганнар, медпункттан аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ләкин табиблар аны коткара алмаган, укучы кыз вафат булган. Аның йөрәк авыруы булган, дип яза SHOT  Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас