Хәвеф-хәтәр
1 сентябрь 2025, 09:15

Нефтекамада циркта канатта йөрүче бала 11 метр биеклектән егылып төшкән

Аның страховкасы өзелгән...

Mash  Batash Телеграм-каналы.Mash  Batash Телеграм-каналы.
Фото: Mash  Batash Телеграм-каналы. 

Нефтекамада  12 яшьлек малай цирк номеры  репетициясе вакытында 11 метр биеклектән арканнан егылып төшкән, аның страховкасы өзелгән.  

Бала авыр хәлдә, аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Консультация өчен республика балалар клиник дәваханәсеннән табиб-реаниматолог килгән. Малайны вертолетта Уфага алып китәргә әзерлиләр.

Малайның әти-әнисе цирк артистлары гаиләсеннән, алар икенче шәһәрдән гастрольләр белән килгән. Артистлар гаиләсе вәкиле сөйләвенчә, алар ил һәм якын чит илләр буйлап гастольләрдә йөри, трюклар ясауга улларын да җәлеп иткәннәр. Әлегә алар чыгышларын туктатканнар.

Нефтекама тикшерү бүлеге саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге вакытта тикшерү үткәрелә, хәвефсезлекне тәэмин итү өчен җаваплыларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, дип хәбәр итте БР буенча Русия Тикшерү комитеты.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас