Хәвеф-хәтәр
1 сентябрь 2025, 05:44

Биш балалы гаилә йортсыз калган

Аллаһ ярдәм бирсен!

Авыргазы районының Көязебаш авылында биш балалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, гаилә  башлыгы янгын чыгуын күргән һәм кече баласын алып, калганнарга хәбәр иткән. Барысы да  тиз арада тышка йөгереп чыккан, берсе дә каза күрмәгән. Янгын урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Батыр авыл советы янгын сүндерүчеләре килгән. Янгын мәйданы 108 кв метр тәшкил иткән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас