Хәвеф-хәтәр
1 сентябрь 2025, 07:25

Аюдан курыккан балыкчы кулын сындырган һәм телефонын суга төшереп җибәргән

Ә чынында булган микән соң анда аю?

Бөре районының Түбәнге Лачынтау авылында ике дус тыныч кына балык тотып утырган. Кинәт аларның берсе аю ырылдаган тавыш ишеткән. Ул, коты очып, урыныннан сикереп торган да, дустын һәм машинасын яр буенда калдырып, ярдәм артыннан авылга  табан йөгергән.

Дусты белән элемтә, кызганычка каршы, югалган. Аны эзләргә хокук саклау органнары хезмәткәрләре, аучылык күзәтчелеге һәм авыл советы вәкилләре чыккан.

Бәхеткә каршы, ике сәгать чамасы эзләгәннән соң, югалган ир-атны  Түбәнге Лачынтау авылыннан 1,5 км ераклыкта  тапканнар: ул елга суында утырган, бүрәнәдән егылып төшкәндә кулын сындырган һәм телефонын төшереп җибәргән, шуңа аның белән  элемтә булмаган. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Ир-атны шәхси транспортына  кадәр озатып куйганнар. Ул дусты белән кайтып киткән. Аю эзләрен күрмәгәннәр, чөнки биредә сукмак ташлы, диләр республиканың Экология министрлыгында.

Балыкчыларның берсе менә ничек исенә төшерә ул хәлне:

–Мин ниндидер кыштырдаган тавыш ишеттем, борылдым да бар көчемә кычкырдым, ырылдый башладым. Су аша чыктым, ярты сәгать көттем дә дустыма шалтыраттым,”анда аю, ахры”, дидем. Моннан соң аның белән элемтә югалды. Ә ул суда утырган икән.

Икенче балыкчы исә  дусты кисәтүеннән соң 3 сәгать суда утыруын сөйләгән, ә менә аюны ике ир-атның берсе дә күрмәгән. Булган микән соң анда аю? Әллә инде куркуның күзләре зурмы?

Ведомствода кыргый хайваннар йөри торган урыннарда төнлә балык тотмаска киңәш итәләр. Шулай ук  телефонга суга чыдам чехол кидерергә һәм сигналлар бирү өчен сыбызгы да йөртергә кирәк.

"Аю белән очрашканда паникага бирелмәгез, йөгермәгез һәм кычкырмагыз. Артыгыз белән борылмыйча, акрын гына чигенегез", – дип билгеләделәр коткаручылар.

Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефоны – 112 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас