

Благовар районының Югары Каргалы авылында кичә янгын чыккан. Бу хакта үзенең социаль челтәрләреднә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итте.
Күрше ханым янгынның очраклы шаһиты булган. Хатын сүзләренчә, ул төтенһәм дөрләгән ялкынны күргән. Ул гаилә әгъзаларын уяткан да, алар, машинага утырып, янган йорт янына киткән. Йорт ишеген ача алмаганнар, ул эчтән бикле булган. Шулчак күршеләр бар көчләренә кычкырып, тәрәзәләргә шакый башлаган һәм 75 яшьлек хатынны уята алган. Пенсионер хатын үзе тәрәзәне ваткан һәм янган йрттан чыгып котыла алган.
Ул ике кул чугын I дәрәҗәдә пешергән. Дәваханәгә барудан баш тарткан. Янгын сәбәләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавательләре ачыклаячак.
Чыганак: bashinform.ru