

Кичә койма яңгыр явар алдыннан чыккан давыл Уфаның Затон бистәсендә кабартмалы батутны аударган. Анда бу вакытта балалар уйнап йөргән булган. Көчле давыл аркасында әйләнеп капланган батут янында сабыйлар булган киоскны җимергән.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ике бала җәрәхәтләнгән, дип хәбәр иттеләр. Бер баланы 17нче санлы балалар дәваханәсенә озатканнар, икенче бала госпитализациядән баш тарткан.
Башкортстан прокуратурасы батут әйләнеп каплану уңаеннан тикшерү оештырды. Беренчел мәгълүматлар буенча, батут Уфа шәһәренең Ленин районы Очучылар урамындагы йорт янәшәсендәге балалар уен мәйданчыгында рөхсәтсез урнаштырылган.
Инцидент урынына Уфа шәһәренең Ленин районы прокуроры вазифаларын башкаручы Леонид Козаев килгән.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында батут авуыннан зыян күргән балаларның хәле турында хәбәр итте.
"Аларның берсе – 3 яшьлек кыз. Ул зыян күрмәгән, бала сыдырылган гына. Аны балалар мәйданчыгында ашыгыч ярдәм табиблары караган. Икенче бала – 5 яшьлек кыз. Аны 17нче санлы балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Ул реанимациядә авыр хәлдә", – дип язган министр үзенең социаль челтәрләрендә.
Кыз баланың исән-сау терелеп чыгуын, әти-әнисенә, якыннарына сабырлык телибез.
Чыганак: bashinform.ru