Хәвеф-хәтәр
27 август 2025, 06:35

Бер ай эчендә Җиңү пигында 4 кеше гомере өзелгән

Аларның гәүдәләре шунда калачак, ди. Ни өчен?

Mash Telegram-каналы.Mash Telegram-каналы.
Фото:Mash Telegram-каналы.

Августның икенче яртысында Телеграм-каналларда  Кыргызстан тауларында Русиядән җәрәхәтләнгән  47 яшьлек альпинист хатын Наталья Наговицина турында хәбәрләр таралды. Ул Җиңү пигына күтәрелгән булган. Напарнигы Натальяга беренче ярдәм күрсәткән дә, арытаба ярдәм эзләп, тау итәгендәге лагерьга төшеп киткән. Лагерьда ул Наталья турында италияле белән немец альпинистларга сөйләгән. Алар Наговицинаны  коткармакчы булган. Лука Синигалья белән Гюнтер Зигмунд Натальяга палатка, йокы капчыгы, бераз ризык һәм  газ алып менгәннәр.  Әмма арыганлык һәм начар һава торышы аркасында алар Натальяны алып төшә алмаганнар, туристлар бергә төн кунган да, үзаллы Натальяны алып төшә алмаячакларын аңлап,  төшеп киткән. Төшкән чакта италияле Лука Синигалья, бияләен югалтып,  бармакларын өшеткән (тауларда -25... – 30 градус салкын). Нәтиҗәдә үл һәлак булган.

Соңрак 2021 елда Синигальяның Наталья һәм аның ире Сергей белән Хан-Тенгри түбәсенә менүе ачыкланган. Ул вакытта русиялеләр италиялегә тау башына юлның бер өлешен үтәргә ярдәм иткәннәр. Соңрак Сергей 6,9 мең метр биеклектә инсульт кичергән, һәм төнлә саташып, страховка бавын чишкән һәм упкынга егылган. Аның гәүдәсе шунда калган... Синигалья шул вакыттагы ярдәм өчен Наговицинага рәхмәт йөзеннән булышырга теләгән һәм ахырга кадәр аны коткарырга тырышкан.

Альпинист хатынга ярдәмгә киткән икенче чит ил кешесе – Гюнтер Зигмундның – аяк-куллары һәм борыны өшегән. Австриянең Кыргызстандагы консуллыгында әлеге вакытта Зигмундның үз илендә дәвалануын сөйләгәннәр.

16 августта Наталья Наговицинага ярдәмгә Кыргызстанның Оборона министрлыгы вертолеты очкан. Әмма очкыч аның янына барып җитмәстән каты посадка ясарга мәҗбүр булган, пилот һәм коткаручы имгәнгәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолеты  исә начар һава торышы аркасында оча алмаган.

Шулай итеп, 12 августта аягын сындырган альпинист Наталья Наговицинаны Кыргызстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 26 августта  хәбәрсез югалган дип таныган. Бу аның исәнме, юкмы икәнен берсе дә раслый алмавы белән бәйле.

23 августта Наговицинаны коткару буенча операциянең тәмамлануы турында игълан иттеләр. Альпинистларның база лагере башлыгы Дмитрий Греков ассызыклавынча, 1955 елдан бирле аннан бер генә кешене дә эвакуацияли алмаганнар.

Русия Альпинизм федерациясенең классик альпинизм буенча комиссия рәисе Александр Яковенко белдергәнчә, Җиңү пигыннан барып җитү авыр булган җирлек аркасында беркемне дә эвакуацияләмиләр.

 Әйткәндәй, Тянь-Шаньның бу югары ноктасы август аенда гына 4 кеше гомерен өзгән. Болар – Русиядән 66 яшьлек Николай Тотмянин, Ираннан ике альпинист һәм Натальяны коткарырга тырышкан италияле Лука Синигалья.

Николай Тотмянин 10 августта Җиңү пигына менгән һәм икенче көнне инфаркт кичергән. Ул Бишкек хастаханәсендә үлгән. 12 августта Наговицина тау түбәсеннән төшеп килгән Иран альпинистлары Мәрьям Пилехвари һәм Хәсән Машхадиоглуны очрата. Күп тә үтми алар һәлак булган. Машхадиоглу Иранда альпинистлар клубы җитәкчесе була, ә Пилехвари — альпинизм буенча тренер. Алар, бернинди координациясез, Иран альпинизм федерациясенә һәм “Көньяк Иныльчек” җирле лагерена хәбәр итмичә, үзаллы тауны яуларга киткән булган. Иранлыларның гәүдәләрен хәтта дроннан да таба алмаганнар.

Дүртенче альпинист – италияле Лука Синигалья. 4 кешедән торган бу исемлеккә Наталья Наговицинаны да өстәп буладыр,  30 градус салкында, ризыксыз һәм имгәнгән килеш озак исән калу мөмкин түгелдер, тик бюрократик кагыйдәләр аңа “хәбәрсез югалган” статусын беркеткән...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас