Хәвеф-хәтәр
24 август 2025, 19:33

Походка киткән 10 турист югалган

Алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында рәсми теркәлмәгән. 

Туристлар төркеме Көньяк Курилның Итуруп утравындагы Баранский вулканына менгәндә югалган. Төркем 23 август кичендә  элемтәгә чыгудан туктаган һәм аларны озатучы көткән урынга килмәгән. Төркем 9 хатын-кыз һәм гид ир-аттан торган,  поход Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында рәсми теркәлмәгән.

Бу хакта Сахалин өлкәсенең Курильск муниципаль округы башлыгы Константин Истомин хәбәр иткән.

"10 кешедән торган туристлар төркеме Баранский вулканы районында элемтәгә чыкмады. < > Эзләү эшләрен уздыру өчен коткаручылар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм округ хакимияте вәкиле җәлеп ителде", – дип сөйләгән ул.

Шул ук вакытта SHOT Телеграм-каналы башка отрядтан сәяхәтчеләргә сылтама белән төркемдә ике гид булган дип яза — Валерий Федосов һәм аның хатыны. Федосов сайтында ул "үз эшенең бик зур фанаты, бик җаваплы, йөзләгән поход уздырган, алар арасында – Эльбруска ике дистә тапкыр менү" дип күрсәтелгән.

Походны оештыру белән "Гора" туристик клубы шөгыльләнгән, аның өчен сәяхәтчеләр 120 мең сум түләгән. Тур 11 көнгә исәпләнгән һәм кайнар чыганакларда коенуны һәм вулканга менүне үз эченә алган.

Поход Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында рәсми рәвештә теркәлмәгән. Ни өчен шулай килеп чыкты дигән сорауга турклубта җавап бирүдән баш тартканнар.

Менү җиденче көнгә планлаштырылган булган, әмма төшү вакытында гадәттән тыш хәл теркәлгән. Туристлар аларны алырга тиешле машина янына вакытында әйләнеп кайтмаганнар.  Федосовның бу маршрут буенча беренче тапкыр чыккан. Аның картасы булган, ләкин ул сукмакны белмәгән.

"Инешләрнең берсенең янынңа юл чаты бар, анда ул ялгыш якка борылырга һәм төркемне куе агачлыкка алып китәргә мөмкин", – диелә постта.

Туристларны эзләү дәвам итә, әмма операцияне куе томан катлауландыра. Коткаручылар, әгәр һава шартлары мөмкинлек бирсә, вертолетны эшкә җигәргә планлаштыралар.

Баранский вулканына турны оештыручыларга ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Тикшерү Комитеты "хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас