Хәвеф-хәтәр
21 Августа 2025, 04:30

Төнлә Благовещенск районында яшь мотоциклчы һәлак булган

Мотоцикл - бик хәвефле транспорт төре... 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Юл-транспорт һәлакәте турында төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Әлегә билгеле булуынча, “Рено Премиум” руле артындагы 48 яшьлек водитель, Бөре ягыннан Благовещенскига табан хәрәкәт иткәндә, юл уңаеннан баручы “Кобра Кросс” мотоциклы белән бәрелешкән. Мотоцикл руле артында 16 яшьлек үсмер булган.

Көчле бәрелүдән яшь мотоциклчы медиклар килгәнче үк үлгән. Һәлак булган малай – көллият студенты, аның мотоцикл йөртү хокукы булмаган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас