

Янгын урынына республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару бүлекчәләре җибәрелгән.
Беренче подразделениеләр килеп җиткәндә мәчет бинасыннан көчле төтен бәреп чыккан булган. Янгын бинага керү урынындагы чормада чыккан.
18 янгын сүндерүче көче һәм 9 берәмлек техника ярдәмендә ачык яну биш квадрат метр мәйданда сүндерелгән. Бәхеткә, янгын чыккан вакытта мәчеткә килүчеләр булмаган.
Телеграм-каналлар башка төрлерәк мәгълүмат яза. Мәсәлән, “Честный репортаж” Телеграм-каналы язуынча, мәчеткә скейтбордтагы яшь ир ут төрткән. Шаһитлар сөйләвенчә, билгесез егет янучан сыеклык тутырылган шешәне Совет урамындагы мәчетнең чормасына ыргыткан да качып киткән. Янгын чыккан. Барлыгы ялкын 10 кв.м мәйданны биләп алган. Мәчеттә келәм һәм ишек төбендәге шәхси әйберләр янган.
Чыганак: bashinform.ru/"Честный репортаж" Телеграм-каналы.