Хәвеф-хәтәр
21 август 2025, 17:25

15 яшьлек малай мопедта КамАЗ астына барып кергән

Фаҗига бүген кич Кырмыскалы районында теркәлгән.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, Илтуган авылында  Почта һәм Шоссе урамнары киселешендә  “Комета” мопедындагы 15 яшьлек малай, идарәне югалтып, каршысына килүче КамАЗ астына барып кергән. КамАЗ руле артында шушы авылда яшәүче 64 яшьлек ир-ат булган.

Авария нәтиҗәсендә мопедтагы 15 яшьлек үсмер медиклар килгәнче һәлак булган.

Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем, экспертлар, белгечләр килгән.

Иң авыры гомере өзелгән улларының әти-әнисенә... Шундый ачы кайгыларны кичерергә Ходай Тәгалә аларга сабырлык бирсен. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас