Хәвеф-хәтәр
19 Августа 2025, 14:07

Пермьдә смерч 213 кешене урамда калдырган (ВИДЕО)

Табигатьнең көйсез чаклары да була шул...

Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Mash Телеграм-каналы язуынча, иң нык зыян күргән торак  пунктларның берсе –  261 кеше яшәгән Суксун поселогы. Анда 87 шәхси йортта электр  чыбыклары өзелгән. Табигать казасы 112 бинага зыян  салган, шуларның 96сы – торак йортлар. 6 йортның түбәләре очкан, стеналары һәм өске катлары җимерелгән. Барлыгы 213 кеше тораксыз калган (шуларның 72се– балалар). Әле анда җимерекләрне җыештыралары һәм электр утын торгызалар. 

Табигатьнең көйсез чаклары да була шул. Әнә безнең Башкортстанда да коточкыч койма яңгырлар ява... Бәла-казалар  була күрмәсен инде...

Чыганак: Mash Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас